ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2020 ел
чәршәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 7 майда төнлә һәм көндез Лениногорскида: алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча үз-үзен изоляцияләү режимы тәмамланганчы кайнар линия үткәрүне дәвам итәчәк.

2020 елның 7 маенда 08 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 7 маенда көндез урыны белән көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Хөрмәтле халык! Круглопольск дистанциясе үткәрелү сәбәпле, “РЖД” ААҖ филиалы Аккуль-Ялан күперендә 2020 елның 11-12 маенда тимер юл кичүендә рельс плетейларын алыштыру буенча эш алып барылачак.

Хатын - кыз һәм сугыш. Бер караганда, антоним сузләр: берсе-тормыш бирә, икенчесе-ала. Әмма Бөек Ватан сугышында күп кенә хатын-кызларга бу ипостасларны үз өсләренә алырга туры килде. Нәзберек, назлы, бөтенләй башка кеше өчен билгеләнгән хатын-кызлар кулларына корал ала, чөнки тарих аларга сайлау калдырмый. Үз гаиләңне, үз йортыңны, мәңгелек Ватаныңны сакларга кирәк иде. Хатын-кызлар да сугыш сынавын намус белән үттеләр…


5
май, 2020 ел
сишәмбе

Алмашынучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +9..+14˚.

Көндез максималь һава температурасы +21..+24˚.


4
май, 2020 ел
дүшәмбе

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, төнлә һәм көндез 5 майда Лениногорскида алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 1 апрелендәге 242 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 17 маена кадәр янгынга каршы махсус режим билгеләнде.


3
май, 2020 ел
якшәмбе

Бүген, 3 май көнне Лениногорскка гуманитар ярдәм - азык-төлек җыелмалары булган тартмалар килде. Лениногорск районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов  «Янәшәдә ярдәм" азык-төлек җыелмаларын алып килүче транспортны каршылауда катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International