Бүген, 3 май көнне Лениногорскка гуманитар ярдәм - азык-төлек җыелмалары булган тартмалар килде. Лениногорск районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов «Янәшәдә ярдәм" азык-төлек җыелмаларын алып килүче транспортны каршылауда катнашты.
Халыкның якланмаган катламнарына пандемиягә бәйле рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча ярдәм күрсәтелә. Азык-төлек тартмаларын яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле 65 яшьтән өлкәнрәк, аз керемле пенсионерлар, 8 яшьтән өлкәнрәк балалары булган аз керемле гаиләләр, опека һәм попечительлек буенча вазифалары түләүсез нигездә башкарылучы гаиләләр, аз керемле гаилә балалары алачак.
Ике көн дәвамында Лениногорск волонтерлары 1002 җыелманы адресатларга тапшырачаклар.