Татарстан Росреестрының кайнар линиясе үз-үзеңне изоляцияләү режимы тәмамланганчы дәвам итәчәк

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча үз-үзен изоляцияләү режимы тәмамланганчы кайнар линия үткәрүне дәвам итәчәк.

Гражданнар кайнар линиягә шалтыратып, күчемсез милекне яңа коронавиру инфекциясе таралуга бәйле рәвештә чикләү чаралары гамәлдә булган чорда ничек рәсмиләштерергә икәнен, күчемсез милекне дәүләт теркәве туктатылган очракта нишләргә һәм башкаларны белә алачак.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина аңлатканча, әлеге кайнар линия март башында эшли башлаган, көн саен Татарстан Росреестрының телефонына 50 шалтырату керә. Гражданнар арасында кайнар линиягә ихтыяҗны исәпкә алып, аны үз-үзен изоляцияләү режимы ахырына кадәр озайту турында карар кабул ителде.

Исегезгә төшерәбез: кайнар линия (843)255-25-71 телефоны буенча дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13 дән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга буенча - 15.45 сәгатькә кадәр уза.

Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International