ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Лениногорскка өченче партия азык-төлек җыелмаларын  китерделәр.Волонтерлар мохтаҗ категорияләрдәге гражданнарга азык-төлек җыелмаларын тапшырдылар.

Бүген Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Район халкыннан 8 мөрәҗәгать каралды, алар арасында матди ярдәм күрсәтү, бакча участогын хосусыйлаштыру, урамны асфальтлау, җир участогын формалаштыру, ишегалдын «Безнең ишегалды»программасына кертү турында.

Шәһәрнең туган көне һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, "Сиңа шигырьләр багышлыйм, Лениногорск, Туган ягым!» әдәби конкурсы игълан ителә.

Искәртеп узабыз, 19 марттан Татарстан хакимияте коронавирус пандемиясе фонында барлык спорт объектларында булуны тыйган иде. Шул ук вакытта, 18 майдан республикада спорт объектлары, бассейннар һәм фитнес-үзәкләр эшен рөхсәт иттеләр, шәхси тренер бер кеше белән шөгыльләнәчәк.

Кайбер кулланучылар хәтта яраклылык вакыты чыккач та, продуктны  кулланырга мөмкин, дип уйлыйлар.Гадәттә, продукт эчендә аның микробиологик торышы белән бәйле үзгәрешләр исе үзгәрүгә китерә. Әгәр ис барлыкка килгән икән, продукт төгәл бозыла башлаган, тик кайбер очракларда ис булмаячак. Бу яраклылык вакыты чыккан продуктларга, саклау шартлары бозылган продуктларга, консервларга  кагыла.

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча»:

Билгеле булганча, күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алганда юридик яктан әһәмиятле гамәлләр кылган өчен, РФ Салым кодексы нигезендә, дәүләт пошлинасы каралган. Әгәр ул түләнмәсә яки дөрес түләнмәсә, Росреестр документларны караусыз кире кайтарырга тиеш. Әмма Росреестр тарафыннан дәүләт пошлинасы кайтару очраклары да бар. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе эксперты Лилия Садретдинова  яңалыклар турында аңлатты.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгечләре тарафыннан ВИЧ-инфекцияне һәм наркотикларга бәйлелекне кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Әлеге чараларда социаль хезмәт алучылар, шулай ук Лениногорск муниципаль районында яшәүчеләр катнаша. Чараның төп максаты-ВИЧ-йогышы таралу проблемалары турында аеруча яшь буынга хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру, куркынычсыз үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру, үз сәламәтлегеңә карата кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыру.

Җиләк сезоны  башлана. Хәзер төрле җиләк-җимеш сатуда ел әйләнәсендә булса да, күпчелек халык Россия территориясендә үстерелгән җиләкләрнең сатуга чыгуын көтә.

2020 елның 17 июнендә 13: 00 сәгатьтә мэриянең утырышлар залында район һәм шәһәр Советлары депутатларының берләштерелгән сессиясе була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International