Искәртеп узабыз, 19 марттан Татарстан хакимияте коронавирус пандемиясе фонында барлык спорт объектларында булуны тыйган иде. Шул ук вакытта, 18 майдан республикада спорт объектлары, бассейннар һәм фитнес-үзәкләр эшен рөхсәт иттеләр, шәхси тренер бер кеше белән шөгыльләнәчәк.
5 июньнән башлап спорт сөючеләр өчен фитнес-үзәкләр һәм спорт заллары үз ишекләрен ачты, ләкин бирегә килүчеләр арасында социаль дистанция тәэмин ителгән очракта: бер кешегә 4 кв.м. бүлмә мәйданы, шулай ук барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәгәндә 4 кв. м. булырга тиеш.
Республикада җәмәгать туклануы йортларының эшен 28 марттан туктаттылар. Аш-су китерүне оештырырга рөхсәт ителә.
Шулай ук, 4 июнь көнне ТР Министрлар Кабинеты җәмәгать туклануы биналарына кунаклар өчен җәйге верандлар ачарга рөхсәт иткән карар чыгарды. Рөхсәт үз көченә 11 июньнән керде. Лениногорскида, Роспотребнадзор нормаларын үтәп, 3 җәйге веранд эшли башларга тиеш.