Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов гражданнарны кабул итте

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Бүген Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Район халкыннан 8 мөрәҗәгать каралды, алар арасында матди ярдәм күрсәтү, бакча участогын хосусыйлаштыру, урамны асфальтлау, җир участогын формалаштыру, ишегалдын «Безнең ишегалды»программасына кертү турында.

Алар буенча аңлатмалар бирелде, кайбер мәсьәләләр кабул итүдә уңай хәл ителде. Шулай ук Рәгать Хөсәенов Совет һәм Башкарма комитет белгечләренә бәхәсле моментларны хәл итүдә ярдәм итәргә кушты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, гражданнарны кабул итү вакытында кергән барлык мәсьәләләр район башлыгының шәхси контролендә.

Лениногорск муниципаль районы башлыгы шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итү һәр атнаның сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтән башлап, алдан язылу 8 (85595) 5-06-52 телефоны буенча башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International