Лениногорскка өченче партия азык-төлек җыелмаларын китерделәр.Волонтерлар мохтаҗ категорияләрдәге гражданнарга азык-төлек җыелмаларын тапшырдылар.
Лениногорск районы авыл җирлекләренә 201 азык-төлек җыелмасы таратылды, шәһәрдә исә 770 таратылды.
Волонтерларга азык-төлек җыелмалары таратырга җирлек башлыклары, идарәче компанияләр, социаль хезмәтләр булыштылар.
"Ярдәм янәшә" масштаблы хәйрия акциясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып китте.