ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2023 ел
сишәмбе

Шәһәр һәм район халкы, оешмалар, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм мәктәпләрнең ата-аналар комитетларыннан мөрәҗәгатьләр белән бәйле рәвештән, үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, спиртлы эчемлекләр һәм сыра кулланудан баш тартуны пропагандалау максатыннан, 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты 2023 елның  23 маенда һәм  23 июнь көннәрендә узачак "Соңгы кыңгырау" һәм "Чыгарылыш кичәләре"  тантаналы чаралары вакытында барлык милек рәвешләрендәге сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә алкогольле эчемлекләр һәм сыра, шәраб эчемлекләрен, этил спиртын сатуны  чикләргә тәкъдим итә.

Бүген соңгы кыңгырау Лениногорск районының тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары өчен яңгырады. Барлык мәктәпләрдә дә тантаналы линейкалар узды, анда хакимият вәкилләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, педагоглар, укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Лениногорск Мәшгульлек үзәге 25 майда 10.00 сәгатьтә эшсез, эш эзләүче гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе уздыра. Ярминкәдә Лениногорск муниципаль районының предприятие-оешмалары катнашачак.

Хөрмәтле Лениногорск муниципаль районы чыгарылыш сыйныф укучылары!

Кадерле укучылар! Хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар!


22
май, 2023 ел
дүшәмбе

Конкурс «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашучы предприятиеләргә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча практик тәҗрибәне тапшыруны тизләтү, шулай ук илкүләм проектта катнашмаган предприятиеләр арасында остазлыкның иң яхшы практикаларын тарату өлешендә комплекслы ярдәм итү максатларында оештырылган.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 2023 елның 23 маенда көндез аязучан болытлы, явым-төшемсез булачак.

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен шәһәр һәм район хезмәтләре, предприятиеләр һәм оешмалар, министрлык һәм ведомстволарның ведомство карамагындагы учреждениеләре җитәкчеләре белән үткәрде.

Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә  «Библиотөн– 2023» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Бергә укыйбыз»программасы үтте.

Бу процесста ата-аналарның турыдан-туры катнашуы мәктәп яшендәге балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтүдә мөһим аспект булып тора. Ата-аналар балаларга янгын куркынычсызлыгы чаралары турында искәртергә генә түгел, ә янгын куркынычсызлыгы һәм янгыннарны булдырмау максатыннан, әлеге кагыйдәләрне үтәргә дә кирәк.

Хөрмәтле лениногорскилылар һәм шәһәр кунаклары!

27 майда сезне "Лениногорскнефть"идарәсенең 2 нче социаль-педагогик комплексының традицион бәйрәменә чакырабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International