24 майда «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районының «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Снежанна Горбунова тарафыннан «Социаль контракт: яңа мөмкинлекләр»дигән темага традицион мәгълүмат сәгате оештырылды.
М. Горький исемендәге паркта "Логос" балалар һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм үзәге белгечләре һәм волонтерлары квест үткәрделәр.
Быел Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең колл-үзәге белгечләре 35 меңгә якын татарстанлыга консультация бирде. Гражданнарның ОСФРга шалтыраткан төп сораулары: хастаханә кәгазьләре буенча түләүләр һәм йөкле хатын-кызларга, 0 яшбтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә каралган бердәм пособие алуга кагылган.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
2023 елның 1 апреленнән 1 ноябренә кадәр ТР халкын хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс игълан ителә:
Хөрмәтле Лениногорск халкы! Халыкның тавыш бирүдә аз катнашуы аркасында Лениногорск районы киләсе елларга төзекләндерелгән парклар һәм скверларсыз калырга мөмкин. Сездән активлашуыгызны сорыйбыз, 7 көн генә калды.
25 майда Лениногорскида махсус оешма хуҗасыз этләрне тотачак.
Шулай ук эт хуҗаларын йорт хайваннарын карап тотуга җаваплырак карарга, аларны урамга чыгармаска кирәклеге турында тагын бер кат кисәтәбез.
Урманнарда янгын чыгу куркынычының югары классы барлыкка килү сәбәпле, ТР Министрлар Кабинетының 22.05.2023 ел, №621 карары нигезендә, Татарстан Республикасында 14 майдан башлап 21 календарь көне дәвамында гражданнар өчен урманнарга бару һәм аларга транспорт чаралары белән керү тыела. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.
«Татнефть» компаниясе ярдәмендә Лениногорск нефть техникумы егетләре осталыкка өйрәнә. Май аенда икенче курс студентлары компаниянең Лениногорск районында урнашкан җитештерү объектларында булдылар.
Ел саен язгы-җәйге чорда янгыннар саны шактый арта. Янгыннарның төп сәбәпләре ут белән саксыз эш итү: коры үләннәрне яндыру, учаклар ягу, тәмәке тартуда, көнкүреш электр приборлары белән эш иткәндә саксызлык. Узган атнада Лениногорск районында ике янгын чыккан.