Бүген соңгы кыңгырау Лениногорск районының тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары өчен яңгырады. Барлык мәктәпләрдә дә тантаналы линейкалар узды, анда хакимият вәкилләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, педагоглар, укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов 11нче гимназиядә бәйрәмдә катнашты: биредә быел 11нче сыйныфны 18 укучы тәмамлый, 59 егет һәм кыз 9нчы сыйныф программасын тәмамлады.
Район башлыгы чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлаулары белән котлады, имтиханнарны уңышлы тапшыруларын һәм һөнәри юлларын дөрес сайлауларын теләде.
Чараның тантаналы өлешеннән соң унберенче сыйныф укучылары вальс биеделәр.