Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәеновның “Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән котлавы

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Хөрмәтле Лениногорск муниципаль районы чыгарылыш сыйныф укучылары!

Кадерле укучылар! Хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар!

Сезне чын күңелдән мәктәп тормышында тантаналы һәм кабатланмас вакыйга - Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм! Соңгы кыңгырау-чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дулкынландыргыч мизгел, ул балачакның тәмамлануын һәм зур мөстәкыйль тормыш юлы башлануын белдерә. Быел ул Лениногорск районының тугызынчы һәм унберенче сыйныфларында белем алучы 1010 укучы өчен чыңлаячак.

Сез барыгыз да, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, мөстәкыйль, олы тормыш бусагасында басып торасыз. Алда-һөнәр сайлау белән бәйле җаваплы чор. Сезнең һәрберегез үз юлын таба алыр, дип ышанам.

Бүген укытучыларга аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Сез белем генә биреп калмыйча, районның, республиканың һәм гомумән илнең киләчәген формалаштырасыз. Намуслы, фидакарь хезмәтегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Соңгы кыңгырау бәйрәме ата-аналарда да зур шатлык һәм дулкынлану уята. Балаларыгызның уңышлары сезнең мәхәббәтегез, кайгыртучанлыгыгыз һәм сабырлыгыгыз өчен бүләк булсын.

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезгә уңышлар, оптимизм, үз-үзегезгә ышаныч һәм уңышлар телим! Хәерле юл сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International