ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2023 ел
шимбә

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

28 майда көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.


26
май, 2023 ел
җомга

Лениногорскига Татарстанның төрле шәһәрләреннән территориаль җәмәгать үзидарә вәкилләре делегациясе килде, ТОСлар эшчәнлегенең мөһим сораулары буенча республика конференциясендә катнашучылар 400ләп кеше иде, алар тәҗрибә уртаклашты.

Безнең көндәлек тормышыбызда экологик белем бирү һәм гражданнарның экологик культурасын тәрбияләү системасына игътибар арта бара. Һәм бу сүзләрдә генә түгел, ә үсеп килүче буынның чын гамәлләрендә дә чагылуын күрү рәхәт.

Хөрмәтле Лениногорск районы эшмәкәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез -Россия Эшмәкәрләре көне белән котлыйм! Бу - бик актив һәм кыю, булган кешеләр бәйрәме. 


25
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Мәрхәмәт - Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә 2023 елның 2 июнендә сәгать 10дан 15кә кадәр мәгариф мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясен оештыра (мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфларга), урта махсус уку йортларына, югары белем бирү учреждениеләренә кабул итү, җәйге ял оештыру һ. б.).

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 2023 елның 26 маенда көндез аязучан болытлы булачак.Явым-төшемсез.

2023 елның 20 – 22 сентябрендә Казанда Kazan Digital Week – 2023 Халыкара форумы узачак. Катнашучыларның аудиториясен киңәйтү максатыннан форумны «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә көндезге һәм онлайн форматта уздыру планлаштырыла.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

26 майда көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Күбрәк биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил чыкса, биналарда, ябык урыннарда  яшеренергә кирәк. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшергә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

6. Ватылырга мөмкин булган тәрәзәләре булган биналардан ераграк торыгыз. 

7. Барлык тәрәзәләрне тыгыз итеп ябыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Лениногорск район үзәк хастаханәсе бүлекләренә яңа җиһазлар кайтты, бу гамәл хастаханәнең “Татнефть” компаниясенең грантлар конкурсында җиңүе сәбәпле башкарылды.

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International