Лениногорскига Татарстанның төрле шәһәрләреннән территориаль җәмәгать үзидарә вәкилләре делегациясе килде, ТОСлар эшчәнлегенең мөһим сораулары буенча республика конференциясендә катнашучылар 400ләп кеше иде, алар тәҗрибә уртаклашты.
Татарстан муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе начальнигы урынбасары Илдар Ибраһимов, Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин әлеге конференция эшендә катнашты.
Конференция алдыннан ТОС вәкилләре Лениногорск территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре эшләре белән таныштылар, шәһәр микрорайоннарында, ишегалларында булдылар. ТОСлар үткәрә торган чараларны күрделәр. Лениногорскиның “Нефтьче” микрорайонында традицион Ишегалды бәйрәмнәренең ничек үткәнен күрделәр. Бәйрәм Татарстан нефтенең 80 еллыгына һәм Ромашкино ятмасының ачылуына 75 ел тулуга багышланды. Нефть музее да катнашучыларга бик ошады, монда нефть тарихы белән таныштылар. “Юбилейный” паркында «Минем яраткан шәһәрем» иҗади фестивальне карадылар. Шулай ук монда үзмәшгульләр ярминкәсендә төрле эшләнмәләр, тәм-томнар күргәзмәсендә булдылар.
Аннары тәҗрибә алмашу Мәдәният сараенда конференциянең пленар өлешендә дәвам ителде. Биредә катнашучыларны Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм ТР муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сәламләде.
Әгъзам Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча бүгенге республика конференциясен үткәрү - алдагы елларның практикасын дәвам итү.
“Лениногорск бай һәм данлы тарихлы шәһәр, җитештерү һәм социаль үсеш өлкәсендәге казанышлар гармонияле рәвештә баручы һәм үсештә булган шәһәр. Без бүген халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуда территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләренең роле зур булуына инандык”, - диде ул.
Форум барышында катнашучылар ТОС рәисләренең республика дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән турыдан-туры диалог өчен шартларны яхшырту мәсьәләләрен тикшерделәр, ТОС эшчәнлегендә иң мөһим юнәлешләрне билгеләделәр, эш формаларын һәм ысулларын камилләштерү буенча тәкъдимнәрне карадылар.
Республикада территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләрнең эшчәнлеге шәһәр һәм поселокларда яшәүчеләрнең җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә катнашуының нәтиҗәле механизмына әверелде. ТОСлар халыкны муниципаль дәрәҗәдәге иҗтимагый хакимият белән бәйләүче звено булып тора, дигән фикерләр яңгырады конференциядә.