Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.
Муниципаль комиссия әгъзалары һәм чакырылганнар Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Айдар Хаҗиевның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм аларның нәтиҗәләренең авырлыгын киметү чаралары турындагы доклады белән таныштылар.
2023 елның 4 ае эчендә Лениногорск муниципаль районында 137 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 6сы зыян күрүчеләр белән. Докладчы билгеләп үткәнчә, район территориясендә авариялелеккә ай саен анализ ясала. Юлларда аварияләрне кисәтүгә йогынты ясауның төп чарасы булып юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау тора. Административ хокук бозуларның күпчелеге куркынычсызлык каешларын кулланмау, җәяүлеләр-хокук бозучылар, каршы хәрәкәт полосасына чыгу, исерек хәлдә автотранспорт белән идарә итү һәм башкалар. Ул шулай ук район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча алып барылган профилактик эш турында сөйләде.
Мәгариф идарәсе башлыгы Вагиз Санатуллин белем бирү учреждениеләрендә балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча эшне оештыру турында доклад белән чыгыш ясады.
Балалар лагерьларында балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча эшне оештыру турында Яшьләр, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Марс Хәсәнов хәбәр итте.
Комиссия утырышын тәмамлап, Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә халыкның үзаңын һәм грамоталылыгын арттыру буенча профилактик эшне көчәйтү зарурлыгын ассызыклады.