ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2023 елга планлы ремонт эшләре графигына ярашлы рәвештә, Иске Шөгер торак пунктындагы филиал объектында 2023 елның 19 сентябрендә 09:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр телетапшыруларның аналог форматындагы программаларын («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы эфир программаларын сүндереп, планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк.

Хөрмәтле Лениногорск районы халкы һәм кунаклары! Сезне ТР Профсоюзлар көненә багышланган бәйрәм чараларына чакырабыз.

13 сентябрдә Лениногорскида махсус оешма хуҗасыз этләрне тотачак.

Шулай ук эт хуҗаларын йорт хайваннарын карап тотуга җаваплырак карарга, аларны урамга  чыгармаска кирәклеге турында тагын бер кат кисәтәбез.


11
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 12 сентябрьдә Лениногорскида аязучан болытлы һава торышы. Кайбер урыннарда бераз яңгыр явачак.

1. "Россия чишмәләре" конкурсында катнашу кысаларында Лениногорск урманчылыгы хезмәткәрләре тарафыннан 2 чишмә торгызылган һәм төзекләндерелгән: «Ностальгия» һәм «Дон». Алар Подлесный поселогы һәм Шөгер авыллары янында урнашкан. Алар өчен тавыш бирү дәвам итә, сылтама буенча кереп тавыш биррегә мөмкин: https://vk.com/app7198399_-217442267#poll64fb029b6f44

2023 елның 9-10 сентябрендә «Юность» спорт комплексының шәһәр мәйданчыгында Россиянең городки спортының 100 еллыгына багышланган городки спорты буенча ачык ярышлар узды.

2023 елның 16 сентябрендә Лениногорск районында массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыкның төрле категорияләрен даими спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатларында «Юность» стадионында «Милләтләр кроссы -2023» спорт – массакүләм чарасы узачак, анда уку йортларының, предприятиеләрнең һәм оешмаларның физик культура коллективлары, шулай ук теләгән һәр кеше катнаша ала.

Кичә, 10 сентябрьдә, республиканың 36 районында муниципаль берәмлекләр депутатларына өстәмә сайлаулар узды.

7 сентябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Мария Исаева тарафыннан Россиянең Хәрби дан көне кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар белән «Бородино сугышы»дигән тарихи сәгать үткәрелде.


10
сентябрь, 2023 ел
якшәмбе

Бүген Лениногорскида Россиянең өч Герое: якташыбыз Дамир Исламов, казанлы Дамир Гыйлемханов һәм Амур өлкәсендә туган Иван Цевун истәлегенә спорт-массакүләм чаралар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International