ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Лениногорскида, Мәңгелек ут янында Ватан Геройлары көне уңаеннан тантаналы митинг узды. Лениногорск районы-12 Советлар Союзы Герое, 3 Дан орденының тулы кавалеры һәм Россия Федерациясе Герое Дамир Исламовның Ватаны.

2025 елның декабре өчен түләүләр пенсионерларга билгеләнгән график буенча декабрь дәвамында җиткереләчәк. Яңа ел бәйрәмнәрендә хат ташучылар пенсияләрен һәм социаль түләүләрне почта элемтәсе бүлекчәләренең эш графигын исәпкә алып, 2026 елның 3 гыйнварыннан ук китерә башлаячак.

9 декабрьдә дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Бу юнәлештә дәүләт эшчәнлеген җайга салучы төп закон булып «Коррупциягә каршы көрәш турында»2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон тора.

Петардалар, фейерверклар, утлар – Яңа ел бәйрәменең барлык шушы атрибутлары шатлык кына түгел, бәлки бәла дә китерергә мөмкин. Бу күңел ачулардан термик пешүләр, төрле җәрәхәтләр, шулай ук янгыннар саны елдан-ел арта.


8
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Лениногорск нефть техникумы юлдан тыш мототранспорт чараларын йөртүчеләр төркемен чыгарды. Агымдагы елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы И. Н.Галимов укучыларда имтихан кабул итте. Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларын «Гостехнадзор-экзамен»мәгълүмати системасында чиштеләр. 

Лениногорск районының «Исток‑Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Гаилә остаханәсе — чүлмәкчелек эше» проекты буенча дәресләр дәвам итә. Проект авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.


7
декабрь, 2025 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе 8 декабрьдә юлларда бозлавык булырга мөмкин, дип хәбәр итә.

Бозлавык вакытында:


6
декабрь, 2025 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә 2025 елның 7  декабрендә республиика территориясендә урыны белән томан көтелә.

Томан вакытында:


5
декабрь, 2025 ел
җомга

Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаганнар өчен Инвалидлар декадасына багышланган чара узды.

Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда Ватан Геройлары көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International