Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге искә төшерә: апрельнең беренче көннәреннән ландшафт (табигый) янгыннар ихтималы арта!
Язгы-җәйге янгын куркынычы чоры алдыннан гадәттәгечә коры үләнгә ут төртү һәм контрольсез чүп-чар яндыру белән бәйле янгыннар саны арта.
Янгын куркынычсызлыгының элементар таләпләрен санга сукмау кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә, шулай ук аларның мөлкәтенә зыян китерә! Күпчелегенең сәбәбе - сүндерелмәгән учак, тәмәке төпчеге, ташланган шырпы, дип хәбәр итә белгечләр.
Коры үләнне һәм чүп-чарны, чабылмаган коры үләнне яндырганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен гражданнарга 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр административ штраф салу каралган.
Кипкән үләнне һәм чүп-чарны яндыру кагыйдәләрен бозу гражданнарның сәламәтлегенә, үлеменә, урман ъсентелщрен һәм мөлкәтне юк итүгә яки зарарлауга китерсә, җинаять җаваплылыгы башлана.
Янгын куркынычсызлыгының элементар таләпләрен искә төшерәбез:
- янып торган шырпы һәм тәмәке төпчекләрен ташламагыз, чүп-чарны контрольсез яндырмагыз;
- үләнгә, камылга ут төртмәгез;
- коры һәм җилле көннәрдә учак ягмагыз, аларны сүндермичә калдырмагыз;
- балаларга шырпы белән шаярырга рөхсәт итмәгез, аларга үлән яндырырга рөхсәт итмәгез;
- кояш яктысында шешә яисә пыяла кыйпылчыклары калдырмагыз;
Утның бер корылмадан икенчесенә күчүен булдырмас өчен, хуҗалык ишегаллары, гараж кооперативлары территорияләрен чүп-чардан һәм коры үләннән чистартыгыз (үз кишәрлегегез тирәли үләнне чабыгыз).
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез! Янгынны ачыклаганда, кичекмәстән бу хакта «101», яки «112» телефоннары буенча хәбәр итегез.