ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток - Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы "Волонтер" үзәге волонтеры Карина белән берлектә тыл хезмәтчәне Мария Морозова янына бардылар.

2021 елның мартында Лениногорск муниципаль районында гаилә юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды. Исмәгыйлевлар Әсхәт Зиатдин улы һәм Лена Нәҗип кызы "бриллиант" туйларын – 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Узган атнада «Август-Лениногорск» терлекчеләре ел башыннан бирле 1000 тонна сөт савып алдылар. Бер сыердан уртача савым тәүлегенә 23 литр тәшкил итә. Бер ел элек бу күрсәткеч 12,5 литр тәшкил иткән иде. Элегрәк билгеләп үтелгәнчә,  оптимальләштерүдән алып, тиешле рационны саклауга кадәр чаралар комплексы «Август-Агро»фермаларының җитештерүчәнлеген арттырырга мөмкинлек биргән.


16
март, 2021 ел
сишәмбе

«Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында,  "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре 70 яшь һәм аннан өлкән яшьтәге, хуҗалык составында башка теркәлгән затлар булмаган ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарның өйләренә барып, аларның социаль ярдәмгә мохтаҗлыгын белештеләр. 

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 17 мартта аязучан болытлы һава көтелә. Күпчелек явым-төшемсез.

2021 елның 21 мартында 10: 00 сәгатьтә барлык кунакларны һәм шәһәр халкын Мәдәният сараенда узачак «Нәүрүз» бәйрәменә чакырабыз.

Хөрмәтле Лениногорск районы халкы һәм кунаклары! Сезне йорт түбәләреннән кар һәм боз төшү мөмкинлеге турында кисәтәбез.

Язгы ташу март ахырында Лениногорск муниципаль районының су объектларында башланыр дип көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды белән берлектә, кече һәм урта бизнес субъектлары өчен күчемсез милек рәсмиләштерү буенча бушлай вебинарлар сериясен дәвам итә. Чираттагы онлайн-дәрес бу пәнҗешәмбе көнне-18 мартта 15.00 сәгатьтә узачак.


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге иминләштерүчеләр өчен яңа сервис эшләтеп җибәрү турында хәбәр итә, аның ярдәмендә дистанцион рәвештә Россия Пенсия фондының техник ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә һәм ПФРга электрон документ әйләнеше аша бирелә торган шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу буенча хисап мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International