«Союз-Агро» ҖЧҖ нең «Зеленогорск» бүлекчәсе базасында Лениногорск муниципаль районы башлыгы Марат Гирфанов, Россельхозцентр ФДБУ директоры урынбасары Рәфис Хәбибуллин, районның авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техника күзәтчелеге хезмәте, Россельхозцентр бүлеге башлыклары һәм белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында 2026 елгы кыр эшләрен башкару мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.
Анда тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре каралды. Катнашучыларның игътибары язгы кыр эшләрен хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп оештыруга, электрүткәргеч линияләренең, газүткәргечләрнең саклау зоналарында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә юнәлтелде.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук орлык материалын әзерләүнең төп таләпләре белән таныштылар, хуҗалыклар орлыкларына фитопатологик анализ ясадылар.
Дәүләт техника күзәтчелегенең бүлек башлыгы Илнур Галимов үз чыгышында үзйөрешле машиналарны ел саен техник карау процедурасына тукталды, техниканы имин эксплуатацияләүне тәэмин итү өчен бу чараның кирәклегенә һәм мөһимлегенә басым ясады. Тагылмалы трактор мисалында аның техник торышына бәя бирелде һәм үзйөрешле машинаның техник карау өчен ничек әзерләнергә һәм комплектланырга тиешлеге күрсәтелде.