Лениногорскиның 3 нче мәктәбендә «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында «Идел буе халыкларының язгы бәйрәмнәре»муниципаль фестивале узды.
Фестивальдә 1нче, 2нче, 3нче һәм 7нче мәктәп укучылары катнашты. Балалар руслар, татарлар, чуашлар һәм мордваларның бай халык традицияләре һәм милли мәдәнияте белән таныштылар.
Барлык катнашучылар да төбәк мәдәниятләренең колоритын һәм үзенчәлеген чагылдырган иҗади номерлар тәкъдим иттеләр. Командалар матур чыгышлар әзерләделәр, аларда борынгы традицияләр һәм заманча иҗат гармонияле үрелеп барды. Укучылар артистлык сәләтләрен генә түгел, ата-бабаларының мәдәни мирасын тирәнтен аңлауларын да күрсәттеләр. 7 нче мәктәп укучылары рус халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен, язгы йолаларын һәм ризыкларын тәкъдим иттеләр.
Интерактив мәйданчыкларда укучылар халык уеннарында катнаштылар, милли ашлардан авыз иттеләр, традицион һөнәрләр буенча мастер – классларда үз көчләрен сынап карадылар-хуш исле үләннәрдән чәй җыеп алдылар һәм традицион Пасха йомыркаларын бизәделәр.
Фестиваль чын бәйрәмгә әверелде. Бу көнне алган якты хисләр балаларның хәтерендә озак сакланыр.