Лениногорск районының «Исток – Башлангыч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балалар иминлеген тәэмин итүнең региональ системасын үстерү буенча комплекслы чаралар гамәлгә ашырыла. Әлеге комплекс кысаларында авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм күрсәтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 19 декабрендә төнлә һәм иртән томан көтелә.
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары алырга киңәш ителә.
Татарстанда Гаилә елында меңнән артык чара узган. Ел тәмамлана, әмма гаиләләргә ярдәм итүгә һәм төбәктә гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән эш дәвам итәчәк.
Тюбингта шуу иң травмалы ял төре булып санала. Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш итәбез.
Мәдәният йортында "Мин-артист!" дигән, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган муниципаль конкурс узды.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:
Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 18 декабрендә буранк өтелә, кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:
Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 17 декабренд көчле җил, буран көтелә, бозлавык булырга мөмкин.
Россия Почтасы үз клиентларына пенсияләрне һәм социаль түләүләрне өйләренә китерү буенча хезмәтләр күрсәтә. Татарстанда күп кенә пенсионерлар акчаны өйләрендә алуны өстен күрә, чөнки бу өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлы.
Лениногорск шәһәренең "Теннис Холл"ында теннис буенча Бөтенроссия турниры ачылды.
Турнирда республиканың төрле шәһәрләреннән генә түгел, башка төбәкләрдән дә спортчылар катнаша. Чаллыдан, Казаннан, Бөгелмәдән, Әлмәттән, Уфадан, Сургуттан, Оренбургтан, Ижевскидан, Тольяттидан, Самарадан, Түбән Новгородтан, Димитровградтан спортчылар килде. Спортчыларны баш хөкемдар Андрей Сурченко, баш хөкемдар урынбасары Даниил Сидоров, каланча хөкемдары Антон Филипповский, күзәтүче хөкемдар Антонина Сәлимова хөкем итәчәк.
Татарстанның «Минем бизнес» үзәге үзмәшгульләрдән 22-31 декабрьдә Татарстанның 4 эре сәүдә үзәгендә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча узачак ярминкәләр сериясендә катнашуга гаризалар кабул итә башлады. Илкүләм проектны гамәлгә ашыру татарстанлыларга бушлай сәүдә урыннары бирергә мөмкинлек бирә.