«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Лениногорск үзәк китапханәсенең туган якны өйрәнү бүлегендә «Лениногорск-минем туган ягым»исемле танып-белү сәгате узды.
10 нчы мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары Лениногорскның аякка басу тарихы һәм аның истәлекле урыннары белән таныштылар. Программаның интерактив өлеше-викториналар, халык уеннары һәм тематик табышмаклар - балаларга туган як турында белемнәрен уен формасында ныгытырга ярдәм итте.
Очрашуның төп нәтиҗәсе-шәһәребезне яратырга, сакларга һәм үстерергә кирәклеген аңлау иде.