Татарстанлылар балалар басмаларына ташламалы язылу ясый ала

2026 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Бу атна ахырына кадәр Россия почтасы нәширләр белән берлектә балалар һәм ата-аналар өчен сайланган басмаларга ташламалы язылу тәкъдим итә.

27 сентябрьгә кадәр Россия почтасы сайтында һәм бүлекчәләрендә балалар, ата-аналар һәм укытучылар өчен 20% ка кадәр ташлама белән вакытлы матбугатка язылырга мөмкин. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылу рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак.

«Татарстанлылар шулай ук ата — ана тәрбиясеннән мәхрүм калган яки авыр тормыш шартлары аша үткән балалар өчен журнал һәм газеталарга хәйрия язылу мөмкинлеге бирә», - дип билгеләп үтте Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яки «Игелек агачы» акциясе битләрендә регион һәм социаль учреждение — балалар йорты яки приют сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International