Лениногорск районында "Ышаныч телефоны-авыр хәлдә ярдәм" чарасы узды

2024 елның 17 мае, җомга

16 майда Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Оксана Лямова тарафыннан балигъ булмаганнар арасында "Ышаныч телефоны-авыр хәлдә ярдәм" мәгълүмати сәгате үткәрелде.

 Максат: яшүсмерләргә психологик ярдәм хезмәте турында мәгълүмат бирү.

Социаль педагог үсмерләргә беренче ышаныч телефоны ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Әңгәмә барышында катнашучыларга  стресслы ситуацияләрдә,  ялгызлык хисе туганда "Ышаныч телефоны"на  шалтыратып  аларга эмоциональ ярдәм алырга мөмкинлек турында аңлатты. Психологлар чишелеш юлларын табарга ярдәм итәчәген белдерде.  Барлык шалтыратулар аноним һәм бушлай, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кабул ителә.

Чара тәмамлангач, һәркайсы 8-800-2000-122 ышаныч телефоны номеры белән белешмә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International