Алда көтеп алынган җәйге каникуллар – иң яраткан һәм озакка сузылган каникуллар! Җәйге чорда каникулларда үз — үзеңне тотуның элементар кагыйдәләрен үтәү ял итүне күңелсезләндермәскә, ә ата-аналарга-үз балаларын потенциаль проблемалардан максималь рәвештә сакларга ярдәм итәчәк.
Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыгызга игътибарлы булыгыз, аларның нәрсә белән шөгыльләнүләре һәм вакытларын кайда уздырулары белән кызыксыныгыз! Балагыз белән сөйләшегез һәм аңа янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер кат исегезгә төшерегез:
- мөмкин булса, балаларны караучысыз калдырмагыз;
-шырпы һәм зажигалкаларны күз алдында калдырмагыз! Балагызга ут белән уйнауның куркыныч булуы турында ешрак искә төшерегез;
- балаларыгызга экстремаль ситуациядә ничек дөрес эш итәргә кирәклеген сөйләгез, чөнки еш кына балада пассив-оборона реакциясе эшли, һәм уттан качасы урында балалар шкафларда, караватлар астында качалар, почмакларга кереп басалар;
- баланың адресын белүенә инаныгыз!
Җәй көне балалар еш кына өйдә ялгыз калалар, шуңа күрә аларга электр приборлары белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатыгыз, аларны караучысыз калдырырга һәм юеш кул белән тотарга ярамый, дип сөйләгез.
Тирәк мамыгына һәм коры үләнгә ут төртү куркынычын аңлатыгыз, утның коры-сары һәм мамык өстенә шундук таралуын, моңа эссе һава һәм җил ярдәм итүен исегезгә төшерегез.
Балаларга электр тогы белән зарарлану куркынычы турында сөйләү дә мөһим! Өйдә төзек электр приборлары гына кулланылсын, ә үткәргечләрнең изоляциясе зарарланмасын өчен игътибар белән тикшерегез.
Балаларга җәйге яшен һәм көчле җил белән бергә яңгырлар вакытында электр чыбыкларының өзелүе аеруча куркыныч тудыра дип сөйләгез. Электр тогы зарарланмасын өчен, мондый чыбыкларга кагылырга гына түгел, якын килергә дә ярамый, бигрәк тә тирә-ягы дымлы булса!
Кәгазь битенә барлык кирәкле ашыгыч ярдәм телефоннарын язып куегыз һәм иң күренеп торган урынга урнаштырыгыз, анда беренче юл белән коткару телефоннары: янгын сүндерү-коткару хезмәте телефоны - «101» һәм бердәм дежур диспетчерлык хезмәте телефоны - «112»дип язылырга тиеш.
ТР ЛМР буенча ОНД һәм ПР башлыгы эчке хезмәт подполковнигы
Вилданов Дамир Равил улы