Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәйданчыгында «Россия Федерациясендә пробация турында»Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча муниципаль ведомствоара комиссиянең күчмә утырышы булды.
Чара «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамис Галиев рәислегендә узды. Рәистәш булып җинаять-башкарма инспекциясенең пробация төркеме өлкән инспекторы Альфред Насыйров чыгыш ясады.
Комиссия эшендә шәһәр һәм районның социаль блогы вәкилләре, шулай ук «Ватанны саклаучылар»дәүләт фондының Лениногорск бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Утырыш түгәрәк өстәл форматында оештырылды, бу катнашучыларга ачык һәм конструктив шартларда хөкем ителгәннәргә социаль адаптациядә ярдәм күрсәткәндә барлыкка килә торган аеруча кискен мәсьәләләр һәм проблемалар турында фикер алышырга, шулай ук аларны хәл итү юлларын билгеләргә мөмкинлек бирде.
Киңәшмә барышында авыр тормыш хәлендә калган затларга ярдәм итү төрләре вариантлары җентекләп каралды, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары турында фикер алышынды.