Бәйрәмдә Мәдәният сараеның 200 дән артык үзешчән артисты катнашты. Гадәт буенча, сезон ачылу белән артистларны, кунакларны мәдәният идарәсе начальнигы Гөлнара Зарипова котлады. Бәйрәм концерты ике сәгать тирәсе барып, тамашачыларга бик ошады.