13 февральдә лениногорскилылар "Чаңгы эзе -2016" чаңгы узышында катнашачак, ул "Яшьлек" спорткомплексында уза.
Катнашучыларны теркәү – 9.00 сәгатьтә, парад - 9.30 да, ярыш үзе 10.00 сәгатьтә башлана. Төрле яшь категорияләренә бүленеп: хатын-кызлар – бер ярым, ирләр өч чакрымга узышачак. Ярышта катнашу өчен башланырга бер сәгать алдан заявка бирү кирәк, теләге булган һәркем катнаша ала.