КАЗАНДА "МӘКТӘП БИЗНЕС-СТАРТЫ" БИЗНЕС-КЕЙСЛАР ЧЕМПИОНАТЫНДА ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ БИЛГЕЛӘДЕЛӘР

2026 елның 9 мае, шимбә

Татарстан башкаласында республика бизнес-кейслар чемпионатының финалы төгәлләнде. «Мәктәп бизнес-старты» проекты кысаларында узган ярышта Казан һәм Түбән Камадан, шулай ук Бөгелмә, Кама Тамагы, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман һәм Теләче районнарыннан 12 командага тупланган 120 укучы катнашты.

Чара барышында яшь конкурсантларга гамәлдәге эшмәкәрләр белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге бирелде. Бизнесменнар шәхси тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, үзләренең уңыш тарихы турында сөйләделәр, аннары стандарт булмаган һәм инновацион чишелешләр таләп итә торган реаль эшлекле бурычлар тәкъдим иттеләр. Кейслар өстендә эш чикләнгән вакыт шартларында узган.
 Эксперт жюри коллективта бергәләп эшли белүне, үз аргументларын төгәл формалаштыруны һәм эшләнгән позицияне ышандырырлык итеп яклауны бәяләде. Күп кенә командалар югары дәрәҗәдәге аналитик әзерлек һәм катлаулы проблемаларны хәл итүгә креатив якын килү күрсәттеләр.

Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча чемпионатта Казан шәһәренең 146 нчы "Ресурс" лицее, Түбән Каманың 24 нче лицей-интернаты һәм 10 нчы урта мәктәбе укучылары катнашкан җыелма команда җиңүче булды. Алар тәкъдим иткән карарлар экспертлар тарафыннан гамәли юнәлеш һәм яңа караш өчен билгеләп үтелде.

«Мәктәп бизнес-старты» проектының чираттагы этабы финал слеты булачак. Катнашучыларга үз бизнес-проектларының финанс өлешен ачыктан-ачык якларга туры киләчәк. Нәтиҗәләр буенча Мәскәүгә «Сколково»технопаркына бару өчен иң яхшы өч команда сайлап алыначак.

«Мәктәп бизнес-старты» проекты Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад»илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Оештыручылар булып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фондының "Минем бизнес" үзәге тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International