Көзге каникуллар башланды, бу чорда балалар катнашында булган һәлакәтләр саны арта бара. Бәла балаларны бөтен җирдә дә саклый ала, моңа аларның кызыксынучанлыгы, буш вакыты булу, ә иң мөһиме-өлкәннәр тарафыннан тиешле контроль булмау ярдәм итә.
Хөрмәтле ата-аналар! Балагызга куркынычсызлык турында сөйләгез, шырпыны балалар алырлык урында калдырмагыз, аларга газ плитәләрен һәм электр-көнкүреш приборларын кабызырга рөхсәт итмәгез.
Бала белән ашыгыч хезмәтләрнең номерларын кабатлагыз. Баланың үз адресын белүен, кирәк булган очракта ашыгыч ярдәм чакырырга өйрәтегез. Балаларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау-олыларның төп бурычы. Балалар белән бәйле бәхетсезлек очракларының күбесен булдырмый калырга мөмкин, шуны истш тотыгыз.
Янгын чыккан очракта кичекмәстән 01, 101 яки 112 телефоннары аша хәбәр итегез!