Мэриядә Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Михайлова рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Утырыш эшендә прокуратура вәкиле, комиссия әгъзалары, юл хезмәтләре һәм автомәктәпләр җитәкчеләре катнашты.
2024 елның 9 ае йомгаклары буенча юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм аларның нәтиҗәләренең авырлыгын киметү чаралары турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Елена Никитина чыгыш ясады.
Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре транспорт чарасының юлда урнашу кагыйдәләрен бозу һәм җәяүлеләр юл йөрү кагыйдәләрен бозу.
Урам-юл челтәрен кышкы чорга әзерләү мәсьәләләре турында Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков һәм «Татнефтедор» ҖЧҖ БУАД юл участогы башлыгы Айдар Мөдәрисов сөйләделәр.
Кыргый хайваннар белән булган юл-транспорт һәлакәтен профилактикалау турында биоресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының Лениногорск бүлеге башлыгы Игорь Демин чыгыш ясады.
Гражданнарның юл хәрәкәте иминлеге, шул исәптән "Халык контроле" дәүләт системасына мөрәҗәгатьләре турында район Башкарма комитетының эшләр идарәчесе, юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе секретаре Марат Якупов чыгыш ясады.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Михайлова комиссия әгъзаларына юл хәрәкәте иминлеген арттыру максатында системалы эшне дәвам итәргә, урам-юл челтәрен карап тотуда ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү чараларын күрергә һәм халык арасында профилактик эшне көчәйтергә кушты.
Хөрмәтле райондашлар, сездән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвегезне, юлларда уяу булуыгызны сорыйбыз, тиздән һава температурасы төшәчәк һәм бозлавык барлыкка киләчәк, сак булыгыз.