Бүген - Бөтендөнья кул юу көне

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

Ел саен 15 октябрьдә Бөтендөнья кул юу көне билгеләп үтелә. Ул авыруларны профилактикалауның һәм гомерләрне саклап калуның гади, нәтиҗәле һәм аңлаешлы ысулы буларак кулларны сабын белән юуны пропагандалау максатында үткәрелә.

Су, сабын кебек кирәкле гигиена чаралары булмау-җитди проблема. Соңгы исәпләүләр буенча дөньядагы ун кешенең өчесенең кулларын өйдә су һәм сабын белән юарга мөмкинлекләре юк (бу якынча 2,3 миллиард кеше).

Аларның күбесе дөньяның ярлы илләрендә яши. Кул гигиенасы сәламәтлекне саклый. Кулларны сабын белән юу – йогышлы авырулар таралуны булдырмау буенча иң мөһим чараларның берсе. Кулларны сабын белән юу-иң элек диарея, паразитар һәм кискен респиратор инфекцияләрдән саклануның иң нәтиҗәле һәм иң кулай ысулы.

Һәр кешегә үз кулларының гигиенасын саклап калуның мөһимлеген онытмаска гына түгел, ә балаларны һәрвакыт кулларын дөрес һәм еш юарга кирәклеген истә тотарга өйрәтергә кирәк. Балаларда кул юу гадәткә керсен өчен, аларны үз үрнәгендә бу гади, әмма тормыш өчен кирәкле процедураны башкарырга өйрәтергә кирәк.

Үз зарарлануын булдырмау һәм микробларның таралуын туктату өчен, һәркем гади кагыйдәләрне үтәргә тиеш.

Кулларны су һәм сабын белән кимендә 20 секунд юарга кирәк: бәдрәфкә барганнан соң; җәмәгать урыныннан чыккач; борын сөрткәннән, йөткергәннән яки төчкергәннән соң; битлекне салганнан соң; авыруны караганнан соң; хайваннарга кагылганнан соң; ашар алдыннан яки пешерер алдыннан; биткә кагылганчы.

Әгәр сабын һәм су булмаса, составында 60% тан да ким булмаган спиртлы дезинфекция чарасы кулланыгыз. Кулларны дөрес юу 15 октябрьдә генә түгел, елның калган 364 көнендә дә мөһим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International