Лениногорскида теннис буенча Бөтенроссия турниры узды, җиңүчеләргә кубоклар һәм медальләр тапшырылды

2024 елның 27 декабре, җомга

Лениногорск шәһәрендә, «Татнефть» ГАҖ һәм «Лениногорск шәһәре Теннис федерациясе» фонды ярдәме белән, «Теннис Холл» спорт корылмасы кортларында теннис буенча «Татарстан Республикасы беренчелеге»турниры узды.

Ярышларда Россиянең төрле шәһәрләреннән: Казан, Уфа, Оренбург, Ижевск, Самара, Түбән Новгород, Сургут, Тольятти, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Димитровград, Круглое Поле бистәсе, Лениногорск шәһәрләреннән 50 дән артык спортчы катнашты. Төп турнирда Казан һәм Яр Чаллы спортчылары җиңү яулады.

Лениногорскилылар Михаил Мельников, Елизавета Звонарева, София Кирсанкина (тренерлары Мария Галимова-Радаева), Вероника Уральская, Александра Мацедонская (тренерлары Антон Филипповский), Илсинә Хәсәнова (тренерлары Ангелина Сәлимова) лаеклы чыгыш ясадылар һәм яхшы уен күрсәттеләр.

Яшүсмерләр арасындагы төп турнирда беренче урынны Казаннан Алан Яхин алды, икенче урынны - Оренбургтан Егор Михеев, өченче урынны Әлмәттән Һади Хаҗиев алды. Кызлар арасындагы төп турнирда беренче урынны Яр Чаллы шәһәреннән Мария Суркова алды, икенче урынны - Әлмәт шәһәреннән Елизавета Киселева, өченче урынны Уфа шәһәреннән Арина Халикова алды.

Парлы турнирда (микст) беренче урынны Әлмәт шәһәреннән теннисчылар - Елизавета Киселева һәм Ринат Мөхәммәтшин алды, икенче урынны - Казан шәһәреннән Анастасия Тимофеева һәм Алан Яхин, өченче урынны - Мария Суркова (Яр Чаллы шәһәре) һәм Давид Галимов (Уфа шәһәре)алды. Егетләр арасында өстәмә турнирда Әлмәт шәһәреннән Максим Пудов, кызлар арасында Сургут шәһәреннән Полина Контар җиңү яулады.

Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International