Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Ел саен кышкы чорда электр приборлары һәм җылыту җиһазларын куллану белән бәйле янгыннар саны арта. Салкыннар булу сәбәпле, Лениногорск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге халык игътибарын торак секторда янгын куркынычсызлыгы чараларын көчәйтүгә юнәлтә.

Мич кулланганда:

1. Төзек булмаган мичләрдән кулланмагыз.

2. Мичләрне тузаннан чистарту өч айга ким дигәндә бер тапкыр эшләнергә тиеш.

3. Мичләрне караучысыз калдырмагыз;

Һава температурасы төшү белән өстәмә җылылык чыганаклары: каминнар, рефлекторлар, калориферлар, һәм кайвакыт кулдан эшләнгән электр җылыткычларны куллана башлыйлар.  

Өегездә янгын чыкмасын өчен, заводта җитештерелгән һәм төзек җылыткычлардан гына кулланыгыз.

Электр җылыткыч пәрдәләр яки җиһазлардан куркынычсыз ераклыкта булсын.

Бернинди очракта да җылыткычны караусыз калдырмагыз, бигрәк тә төне буена. Аларны әйбер киптерү өчен кулланмагыз.

Кулдан эшләнгән электр җылыткычларын кулланмагыз.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез! Үзегезне һәм якыннарыгызның тормышын саклагыз! Бәла булган очракта, 01, 101 яки 112 телефоннарына шалтыратыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International