Бүген тыл хезмәтчәне Уланова Антонина Григорьевна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Антонина Григорьевна 1929 елның 11 октябрендә Лениногорск районының Михайловка авылында туа. Сугыш вакытында колхозда эшли. Ире белән дүрт бала үстерәләр.
Хәзер аның 14 оныгы һәм 19 оныкчыгы бар. Гомере буе» Лениногорскнефть " идарәсендә техничка булып эшли һәм аннан пенсиягә чыга.
Юбилярны юбилее белән шәһәр башлыгы урынбасары Галия Урманова котлады, аңа сәламәтлек, озын гомер теләде, бүләк һәм РФ Президенты Владимир Путинның шәхси котлавын тапшырды.