Лениногорск халкы «Территория единства»Бөтенроссия яшьләр проектында катнаша алачак

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

14 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр «Территория единства»Бөтенроссия яшьләр проекты үткәрелә.

Инициатива Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында гамәлгә ашырыла.  Катнашучылар РФ территориясендә яшәүче 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләр була ала.

Җиңүчеләрне 11 ноябрьдә игълан итәчәкләр.

Проектка кушылырга теләүчеләргә «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси битендә үзләре барган табигый һәм мәдәни мирас объектлары (өчтән артык түгел) турында пост урнаштырырга, шулай ук укучыларга анда булу ни өчен кызыклы булачагын сөйләргә кирәк.

Тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International