Предприятиеләрдән һәм халыктан социологик сораштыру үткәрү турында

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Партнерлык (ислам) финанслары турында мәгълүматлылыкны бәяләү максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) Татарстан Республикасы предприятиеләре җитәкчеләреннән һәм халкыннан социологик сораштырулар үткәрә.

Социологик тикшеренүләр агымдагы елның 3 октябреннән 18 октябренә кадәр министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «Халыктан һәм бизнес вәкилләреннән сорашып белешүләр» бүлекчәсендә онлайн сорашып белешүләр үткәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.

Предприятие җитәкчеләре өчен сораштыруга сылтама: https://mert.tatarstan.ru/anketirovanie-na-temu-spros-na-partnerskie.htm

Халык өчен сораштыруга сылтама: https://mert.tatarstan.ru/anketirovanie-na-temu-spros-na-partnerskie-7155269.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International