Мунчаларда янгын чыгу очракларының иң еш сәбәпләре: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, мич җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Мунчаны, каминны, мичне эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Мунча төзегәндә яки мич һәм камин проектлаганда, янгын куркынычсызлыгы иң мөһим фактор булып тора. Күңелсез нәтиҗәләрне булдырмас өчен, мунчаны, мичне яки каминны төзү һәм эксплуатацияләү үзенчәлекләренә игътибар итәргә кирәк.
Янгын профилактикасының төп таләбе шунда ки, бинаның агач өлешләре мичтән һәм төтен чыга торган урыннардан җитәрлек ераклыкта булырга яки алардан изоляцияләнгән булырга тиеш. Янгыннан сакланмаган конструкцияләр исә кирпеч мичләрнең һәм төтен чыга торган юлның эчке өслекләреннән - 38 см дан да ким булмаган ераклыгында булырга тиеш..
ҮЗЕГЕЗНЕ ҺӘМ ЯКЫННАРЫГЫЗНЫ САКЛАГЫЗ!
Янгын чыкканда 101, 101 яки 112 телефоннары аша хәбәр итегез.