Автоном янгын турында хәбәр иткеч – янгын чыгуны тиз арада ачыклап, аның турында хәбәр итә торган җайланма.
Гади тел белән әйтсәк-ул батареядан автоном рәвештә эшли торган һәм бинада төтен барлыкка килгәндә көчле тавыш сигналы бирә торган прибор.
Бүгенге көндә автоном янгын хәбәрчесе (кыскача аны АПИ дип атыйлар) кешеләрнең янгыннан үлүләрен кисәтү буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. АПИ уттан актив саклану чаралары арасында аерылып тора, чөнки алар янгын чыгуның иртә стадиясендә төтенгә җавап бирә ала һәм тавыш сигналы белән халыкны янгын куркынычы турында вакытында кисәтергә сәләтле.
Хәбәрченең тавышы һәм ешлыгы шундый ки, ул хәтта каты йоклап яткан кешене дә уятырга сәләтле.
Түшәмгә АПИ урнаштыру махсус янгын сигнализациясе линияләрен салуны һәм өстәмә җиһазлар куллануны таләп итми. Бары тик елга бер тапкырдан да сирәгрәк батареяларны алыштырырга һәм вакыт-вакыт оптик-электрон датчиклы камераны тузан суырткыч белән чистартырга кирәк.
Янгын хәбәрчеләрен эксплуатацияләү кагыйдәләре шактый гади, ә аларның бәясе хәтта иң зур булмаган янгыннан булган югалтуларга караганда да үлчәп булмаслык дәрәҗәдә түбән.
Мондый приборны үз торагыгызга урнаштырып, сез милекне генә түгел, тормышыгызны да саклап калачаксыз.