Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марат Гирфанов җылыту сезонын 3 октябрьдән башлау турындагы карарны имзалады. Бу температура төшү белән бәйле.
Игътибар итегез, бер мизгелдә барлык биналарга да җылылык бирү мөмкин түгел. Шуңа күрә өстенлекне социаль учреждениеләргә бирәчәкләр.
Җылылык бирү өчен вакыт кирәк булачак. Җылылык белән тәэмин итү системасы шактый тармакланган, моннан тыш, югары катларда яшәүчеләргә җылылык белән тәэмин итү системасыннан һаваны чыгару өчен хезмәт вәкилләрен дә кертергә кирәк. Шуңа күрә сездән сабыр булуыгызны сорыйбыз.
Бу көннәрдә җылыту приборларын – батареяларны, краннарны, бикләү арматурасын күзәтергә кирәк. Проблемалар килеп чыкса, сез шалтырата аласыз:
Шәһәрнең авария-диспетчерлык хезмәте: 5-29-80;
Лениногорск җылылык челтәрләренең авария-диспетчерлык хезмәте: 5-14-30;
улай ук үзенең хезмәт күрсәтүче оешмасына квитанцияләрдә күрсәтелгән телефон номерлары буенча.