Лениногорскида Өлкәннәр көне белән тыл хезмәтчәне Халисә Галиеваны котладылар

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Тыл хезмәтчәне Галиева Халисә Миңнул кызына быел июль аенда 100 яшь тулды. Юбилеен ул туганнары һәм якыннары белән каршылады.

Халисә Миңнулла кызы Ютазы районында туган. Авыр сугыш елларында колхозда эшли. Бөгелмә педучилищесында укый, аннары читтән торып педагогия институтын тәмамлый һәм гомере буе педагог булып эшли. Үз эшемне, укучыларымны бик ярата идем.

Бүген Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Урманова аны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады, сәламәтлек, күңел җылысы теләде һәм аңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк һәм шәхси котлау тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International