Татарстан Социаль фонды бүлеге яңа туган балага СНИЛСны проактив форматта рәсмиләштергән

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

2024 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге яңа туган 300 балага СНИЛСны проактив режимда, ягъни ЗАГС органнарыннан алынган мәгълүматларга нигезләнеп рәсмиләштерде.
 Баланың СНИЛСы турындагы мәгълүмат, шулай ук индивидуаль (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында теркәлү турындагы хәбәрнамә электрон рәвештә әнинең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына керә.
 "Яшел карточка" рәвешендә иминият таныклыклары инде 2019 елдан бирле бирелми. Алар урынына “шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында теркәлү турында хәбәрнамә” рәсмиләштерелә, аны һәркем Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетында карый  ала”, - дип искә төшерде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ата-аналарга яңа туган баланың шәхси счет номеры мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисын рәсмиләштерү һәм поликлиникага беркетелү, ана капиталы һәм социаль түләүләр рәсмиләштерү өчен кирәк.
 Хәбәрнамәне электрон рәвештә кулланырга яки чыгартып алырга мөмкин. Ул көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган. Мәгълүмат алу өчен расланган хисап язмасы булу мөһим. Ата-ананың дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы булмаган очракта, документны  Татарстан Социаль фонд бүлегенең яисә күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы клиент хезмәтенә мөрәҗәгать барышында алырга мөмкин. Моның өчен мөрәҗәгать итүченең паспорты һәм бала туу турында таныклык кирәк булачак.
 Әгәр сорауларыгыз булса, сез,  8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча Татарстан Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып, һәрвакыт консультация ала аласыз. Актуаль яңалыклар белән сез безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә дә таныша аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International