«Мәдәният» милли проекты кысаларында Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе балаларының Түбән Новгородта булу мөмкинлеге барлыкка килде. Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә традицияләрне гамәлгә кертү һәм саклау ресурс үзәге карары буенча уку елы дәвамында үзләрен актив күрсәткән 11 укучы сәфәргә юллама белән бүләкләнде.
3 октябрьдән 4 октябрьгә кадәр балалар Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының «Император гаиләсенең Түбән Новгород юллары»мәдәни-агарту программасы кысаларында Түбән Новгород белән танышачаклар.
Мондый сәфәр Лениногорск балалар сәнгать мәктәбенең «Иң яхшы балалар сәнгать мәктәбе»гомумроссия конкурсының төбәк этабында җиңүе нәтиҗәсендә мөмкин булды! Балаларны һәм педагогик составны шундый искиткеч уңышлары белән котлыйбыз!