Мошенникларның эш итүнең киң таралган ысулы: алар шәхси кабинетларга һәм кушымталарга керү өчен мәгълүматны алдау юлы белән алалар.
Нейротехнологияләр кулланып, алар сезнең танышларыгыз һәм җитәкчеләрегез исеменнән ясалма интеллект белән тудырылган видеоэлемтәләр булдырып, ялган аккаунтлар һәм тавышлар ясарга сәләтле.
Еш кына мошенниклар үзләрен төрле хезмәтләр хезмәткәрләре итеп күрсәтәләр яки финанс отышлар тәкъдим итәләр. Бу алым социаль инженерия буларак билгеле.
Менә сезгә мошенниклардан сакланырга ярдәм итәчәк берничә киңәш:
Уяу булыгыз • әңгәмә шикле булып тоелса, сүзне төгәлләгез дә оешмага рәсми номерлар буенча шалтыратыгыз.
* Элемтә ысулын тикшерегез: мошенниклар еш кына мессенджерлар кулланалар, әхезмәт вәкилләре WhatsApp яки Telegram аша шалтыратмыйлар.
• Логиннарны һәм парольләрне хәбәр итмәгез: смс-кодларның билгеләнешен укыгыз һәм контроль сорауларга җаваплар белән бүлешмәгез.
• Номерның актуальлеген күзәтегез: аккаунт бәйләнгән номерның актуаль булуына инаныгыз.
• Катлаулы парольләр кулланыгыз: аларны даими рәвештә алыштырыгыз һәм ике факторлы аутентификацияне тоташтырыгыз.
* Битнең адресын тикшерегез: сайтның рәсми ресурс булуына инаныгыз (мәсәлән, gosuslugi.ru). Дәүләт хезмәтләре яклауны тәэмин итә, әмма җинаятьче бары тик сез кирәкле мәгълүматларны тапшырганда гына файдалана ала.
Игътибарлы булыгыз һәм үз мәгълүматларыгызны саклагыз.