2024 елның 27 сентябреннән 20 октябренә кадәр вакыт аралыгында 11:33 тән 12:42 гә кадәр Татарстан күгендә «көзге кояш интерференциясе» күзәтеләчәк.
Бу күренештә кояш нурланышын чыгарган радиодулкыннар эфир телевизион сигналын кабул итүгә комачаулык тудырырга мөмкин, ул вакытта яктылык берничә минутка элемтә иярчене һәм җир кабул итү станциясе белән бер линиядә урнашачак.
Цифрлы эфир телевидениесен кулланучыларның күбесе үзгәрешләрне сизмәскә дә мөмкин. Кайбер очракларда картинканың кыска вакытлы «туктап калуы», аның пиксельләргә таркалуы, тулысынча югалуы мөмкин. Тоткарлыкларның дәвамлылыгы берничә секундтан алып ун минутка кадәр булырга мөмкин.
Интерференция мизгелләре графигы РТРС сайтында «Телерадиоканалларны вакытлыча туктату» бүлегендә бастырыла (https://tatariya.rtrs.rii / tv/breaks/) һәм телетамашачы кабинетында (https://online.rtm.ru/).