Республика территориясендә 2024 елның 21-30 сентябрендә урманнарда урыны белән янгын куркынычы булуы ихтимал.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республика территориясендә бу вакытта урманнарда урыны белән 4нче класслы янгын куркынычы буырга мөмкин.
Сак булыгыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез.