Аферистлар финанс компаниясе исеменнән генә түгел, прокуратура, салым хезмәте, Россия Банкы һәм башка оешмалар исеменнән дә шалтыратырга мөмкин.
Шул рәвешле, мошенниклар кешене көтмәгәндә тотарга тырыша. Сезнең белән акча турында сөйләшә башлау белән, трубканы куегыз.
Банкның рәсми номерына шалтыратыгыз һәм счетыгыз һәм картагыз белән барысы да тәртиптә булуын ачыклагыз.
Әгәр сез мошенниклык шаһиты булсагыз, кичекмәстән "02" (мобиль "102"), "112"телефоннары буенча полициягә шалтыратыгыз.