ТР буенча СФР бүлегенең клиент хезмәтләре айның һәр соңгы шимбәсендә эшли. Сентябрьдә бу көн 28 нче көнгә туры килә.
Халык пенсия һәм социаль тәэмин итү белән бәйле барлык сораулар һәм хезмәтләр буенча махсус график – 9.00-15.00 буенча эшләүче клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итә ала.
Өстәмә көнне кабул итүгә язылыгыз :СФР сайты аша «СФР электрон хезмәтләре һәм сервислары» бүлегендә (https://es.pfrf.ru/znp/) Бердәм элемтә үзәгенең 8-800-100-00-01 телефоны буенча (шалтырату бушлай).