Быел мөлкәт салымын 2 декабрьгә кадәр түләргә кирәк

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

2024 елда күчемсез милек өчен салым түләү срогы-2 декабрь.

Бу датага кадәр 30 көннән дә соңга калмыйча милек ияләре салым түләү өчен салым хәбәрнамәләре алачак.

Салым хезмәте салым хәбәрнамәләрен берничә ысул белән җибәрә

- Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисы яисә «ФЛ салымнары»мобиль кушымтасы аша;

- дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша (моның өчен салым органнарыннан документлар алу кирәклеге турында ЕПГУ аша хәбәрнамә җибәрергә кирәк);

- почта аша теркәлү урыны буенча заказлы хат белән.

Әгәр салым түләүче башка адрес буенча яшәсә, салым хезмәте шәхси кабинетта яисә дәүләт хезмәтләрендә теркәлергә киңәш итә. Салым хәбәрнамәсен алмау салым түләүдән азат итми. Түләмәгән һәр көн өчен пеня исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International