Тәмәке тартканда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү - янгынга китерергә мөмкин

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

66нчы янгын сүндерү частенә 16 сентябрьдә 15 сәгать 51 минутта янгын турында хәбәр килә.

Лениногорскиның Переулок Заречный урамындагы 12 “Б” йортында янгын дип хәбәр итәләр. Агач йорт була. Түбә өлешенә янгын зыян китерә.

Янгын сүндерүчеләр ут белән көрәшкәндә йокы бүлмәсендә 67 яшьлек ир-атның үле гәүдәсенә тап булалар. Ул әлеге йортның хуҗасы булган.

Беренчел фаразлар буенча, тәмәке тартканда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәмәүдән янгын килеп чыккан.

Хөрмәтле лениногорскилылар, сезне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырабыз. Саксызлык янгынга китерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International